МӨНӘҖӘТ и. гар. 1) иск. дини Дога кылып, нәрсә дә булса сорап Аллаһка ялвару 2) Шәрык әдәбиятында һәм халык авыз иҗатында эчтәлеге Аллаһка мөрәҗәгать аша гөнаһлардан арынуга омтылу, үз-үзең белән сөйләшү, моң-зарларны сөйләүдән гыйбарәт лирик жанр. Сәкесенә арты белән утырып мөнәҗәт иткән әбекәй чынлап та колакка шулкадәр каты иде ки, ул хәтта керүен дә шәйләмәде. А.Хәлим. Татарның да үткәненә, фаҗигасенә сизгер, шуңа бәйле рәвештә хәл-әхвәлләргә мөнәсәбәтен белдергән бәет белән мөнәҗәт жанрлары яши. Т.Галиуллин. Мәчеткә кереп мөнәҗәтләр укыган Нәсимә абыстайның сүзләре дә мәчет диварына оран шикеллерәк килеп кагылды. Р.Низамиев |