МӨМТАЗ с. гар. иск. 1. Кайсы ягы белән булса да башкалардан аерылып торган, үзгә, югары, өстен. Әтисе Нурмөхәммәт имам әйтүенчә, ул башкалардан зиһенлелеге белән мөмтаз, имеш. С.Поварисов. Һәрнәрсәдә аерым бер ләтафәт, мөмтаз бер матурлык. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. Берәр ягы белән башкалардан аерылып тора торган итеп. Җәләш капканы тәмам шәһәр рәвешендә зур, чибәр, мөмтаз ясатып, башын төрле төскә буяп тимер белән яптырган. Г.Нигъмәти |