МӨМКИНЛЕК и. 1) Берәр эш-хәлнең булу-булмавын тәэмин итә торган хәл, шарт, жай. Ләкин чигенү инде Ельцин вакытында ук, ни гаҗәп, безгә зур мөмкинлекләр биргән Шартнамәгә кул куелу белән диярлек башланган иде. Р.Юныс. Сәйдәш үзендә иге-чиге булмаган иҗат мөмкинлекләре сизә! Р.Низамиев. Кире борылса, Мозаффар турында нәрсә дә булса белү мөмкинлеге кулдан ычкыначак... М.Маликова

2) Мөмкин булу, ихтималы булу, ихтималлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә