МӨМКИН мод. сүз. гар. 1) «Нәрсәне дә булса эшләп, башкарып була, аның өчен шарт-җай бар» мәгънәсендә. Ә менә күрмәмешкә салышып тыныч кына эшли бирү мөмкин. Р.Юныс. Мөмкин булса укып күрсәтегез әле. Л.Ихсанова. Гомәр абый, мөмкин булса, миңа «Халык мәкальләре» дигән китапны табып җибәрсә идегез. Казан утлары

2) Нәрсәне дә булса эшләргә рөхсәт ителә; ярый. Әгәр моны яшереп калдырырга мөмкин булса, бераз газапланып йөрер иде дә онытыр иде. Ф.Яруллин. Тик мондый портретны барыбер дә ачыктан-ачык күрсәтү мөмкин булмаган, шунлыктан рәссам аны ике катлы рамга куеп саклаган... М.Маликова

3) Нинди дә булса эш-хәл турында «булуы бар, булуы ихтимал» мәгънәсендә. – Бик мөмкин, – диде Дамир, күзләрен ялтырата-ялтырата елмаеп. М.Госманов. Кечкенә ялган да олы хыянәткә илтергә мөмкин. Г.Гыйльманов

Мөмкин кадәр Булдыра алганча, хәлдән килгәнчә. Ниһаять, аңарда Иркен ага белән сөйләшү, эч серләрен мөмкин кадәр генә ача биреп, хиссияти якынаерга теләү тойгысы җиңде... А.Хәлим. Мөмкин хәтле к. мөмкин кадәр. Юлда үземне мөмкин хәтле иркен тотарга булдым. Г.Кутуй. Бу хакта фән болай дип әйтә: сөтле сыер үстерәсең килсә, бозауга яшь чагында мөмкин хәтле күп итеп куе сөт эчерт, ди. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә