МӨЛКӘТЛЕ с. Бай, хәлле; мал-мөлкәте булган. Әмма гамәлдә кайбер мөлкәтле кешеләр тарафыннан бу җиренә җиткереп үтәлмәгән, гошер садакасының бирелгән кадәресе белән гадәттә намуссызрак мулла-мунтагай туенган. Г.Тукай. Сүз дә юк, татар бай, мөлкәтле булырга тиеш. Р.Миңнуллин. Безнең милләтне дәүләтле һәм мөлкәтле итү, ирекле һәм хөр күңелле итү өчен, бүген нинди юллар бар? Р.Вәлиев |