МӨЛКӘТ и. гар. Милек, байлык. Җир-су өчен, әзер мөлкәт өчен Ашамаган кемнәр кем башын? Ф.Гыйззәтуллина. Байлар күбәеп, сыйнфый көрәшләр көчәйгән саен, фатир ремонтлау, өй алмаштыру, җиһаз яңарту кебек мөлкәт ярышлары кискенләшә. К.Кәримов. – Чит ил җирләре, мөлкәте, байлыгы сезнең өчен кеше гомереннән югарыракмыни? дип сорады юлбашчы. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә