МӨЛДЕ’Р-МӨЛДЕР иярт. Тулып, мөлдерәп тору турында. Үзенең [Низаметдинның] күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тәгәри иде. Ә.Сафиуллин. Керфекләреннән өзлексез Мөлдер-мөлдер яшь тама, Шул сылуның аһ-зарыннан Моңга тулгандай һава. Р.Вәлиева. Сарытүшнең бу җырын ишеткән кошларның күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тәгәрәгән. Ф.Яруллин |