МӨЛДЕРӘ’Ү ф. 1) Тулып ташырга, түгелергә, чәчелергә, тамарга тору. Ул сулкылдап куйды тагын, авыр сулап, Күз яшьләре мөлдерәде йөзе буйлап... Р.Вәлиева. Мөлдери чыклар гөлләрдә: җир елый ятимсерәп. Р.Назаров. Курку яше мөлдери күзләрендә, Авыз ачып әйталмый сүзләрен дә. Ә.Фирдәүси 2) күч. Тулып ташырга тору (хис-тойгы тур.). Тиһран аны түзем генә тыңлап торды, миендә бөрҗөннәрнең фарсыларга булган ачуын файдалану мөмкинлеге хакында уй мөлдери башлады шикелле. Б.Рафиков ◊ Мөлдерәп карау к. мөлдерәтеп карау. Өске чукларындагы сыек яшел нәфис яфракчыклар көл-күмер, корым баскан ихатага сабыйларча гаҗәпләнеп, «Ник болай булды соң әле бу?» дигәндәй мөлдерәп карый кебек. Д.Булатова. Мөлдерәп китү Тулып, ташып, читкә агып китү. Карт күңел түзмәде, күзләрдән берәр бөртек яшь чал сакал буенча мөлдерәп китте. Г.Ибраһимов. Мөлдерәп тулу Ташырдай, түгелердәй булып тулу. Ике куллап алды ул мөлдерәп тулган тәлинкәне һәм әкрен генә үз алдына китереп куйды. Г.Гобәй Мөлдерәп тору Һәрвакыт мөлдерәгән булу; мөлдерәгән хәлдә булу. Аларда иман нуры, мәрхәмәт мөлдерәп тора, акыл көче чагыла... Ф.Бәйрәмова. Мөлдерәп торган сулы чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә, чишмә сукмагыннан үтәләр. Д.Гайнетдинова |