МӨЛДЕРӘТЕП рәв. Мөлдерәмә итеп, тутырып. Өйдәге җиде бала, ач күзләребезне мөлдерәтеп, әнә шуларны алып чыгып киткәннәрен карап калуларыбыз гомергә онытыласы түгел. Г.Мөхәммәтшин. Сөембикә, «Сез боларны миңа нигә сөйлисез?» дигәндәй, аңа мөлдерәтеп карап куйды. Ф.Садриев. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә, кояш чыкканчы, кызу-кызу атлап китеп бара һәм, төш җиткәнче, зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. М.Мәһдиев |