МӨЛДЕРӘМӘ с. 1. Бик нык тулган, ташып китәрлек булып тулган. Мөлдерәмә андый мәхәббәт Сәйдәшнең күңеленнән җыр, моң, музыка булып таша иде. Р.Низамиев. Күңелем тулы мөлдерәмә сагыш килеш мин Казанга китеп бардым. Р.Габделхакова. Сынтимер кәрәздәге мөлдерәмә балны, балкашык очына гына алып, иреннәренә яга. Г.Якупова 2. рәв. мәгъ. Бик нык, ташырлык булып. [Саҗидә] Иренә текәлеп: – Өнемдәге хыялларым матур төш булып кереп, куанычым күңелем касәсеннән мөлдерәмә ташып торган чакта, ничек әле син, җаныкаем, таралып йоклап ятасың? – дип пышылдады. Г.Галиева. Кызның шундук күзләре яшь белән мөлдерәмә булды. И.Хуҗин. Шуның ише хәлләр өчен балчыктан өеп ясалган саклагыч мөлдерәмә тулган! Казан утлары |