МӨЛАЕМЛЫК и. Мөлаем булу. Карашыннан сылу мөлаемлык бөркелеп торган бу кыз-хатын, ак халат киеп куйса да, шәфкать туташы түгел иде. Э.Шәрифуллина. Тагын шунысы да бар: Габдулла абыйның тышкы кыяфәте Ленинныкына бик якын: зур баш, җыйнак гәүдә, кысылыбрак торган күзләр, борыны, эчтән бәреп торган мөлаемлыгы аны Ленин ролендә кабул итәргә бик нык ярдәм итә. Ә.Шакир. Елмайганда, ниндидер мөлаемлык биреп, ошбу алтын теш тә елмая. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә