МӨЛАЕМЛАНУ ф. Ягымлылану, сөйкемлеләнү. Ул хисләнгән иде һәм шул сәбәпле тагын да мөлаемланып, күркәмләнеп киткәндәй тоелды. Н.Әхмәдиев. [Хәдичәнең] күзләре очкынланды, йөзе мөлаемланды. М.Хәсәнов

Мөлаемлана бару Торган саен ныграк мөлаемлану. Бала тапкан саен юаная, калыная барды, аның саен холкы әйбәтләнә, мөлаемлана барды. М.Мәһдиев

Мөлаемланып китү Тагын да бераз мөлаемлану. Егет эре ак тешләрен күрсәтеп елмайды, аның гарәпләргә охшаган каракучкыл озынча йөзе бердәм яктырып, мөлаемланып китте. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә