МӨКИББӘН рәв. гар. 1. Чиксез, тулаем, чамасыз артык бирелеп, онытылып, сукырларча (мавыгу, табыну, иярү, бирелү тур.). Аннары өстәп куйды: – Синең мөкиббән тыңлап утыруыңны карап тору бик күңелле булды миңа... Ф.Баттал. Мөкиббән елмаюы, күз карашларының ягымлылыгы, сүзләренең татлылыгы аны күркәм сыйфатлы бөек ана итеп таныта иде. С.Поварисов

2. хәб. сүз. Кемгә яки нәрсәгәдер артык бирелгән, кем яки нәрсә беләндер чиксез мавыккан булу турында. Бигрәк тә әти мөкиббән булган инде минем тууымнан. Ә.Рәшит. Шагыйрь үзе дә авылга бик тә мөкиббән һәм бик тә рәхмәтле. Р.Миңнуллин. Марҗа чибәрләренә мөкиббән иде ул. Р.Әмирханов

Мөкиббән китү Берәр эшкә яки кешегә чиксез бирелү, шулар белән бик мавыгу. Фәйзиев – театрал я футбол җанатарлары кебек туйларга мөкиббән китүчеләрдән, шуңа да тирә-яктагы бер генә туйны да калдырмый иде. Р.Мирхәйдәров. Күпне күргән, инде искерә төшкән пианинога, андагы шәмдәлгә, яшел бәрхет өстендә яткан дирижёр таякчыгына мөкиббән китеп карады. Р.Низамиев. Әткәсе, бер хәбәрсез, комиссар Усмановка мөкиббән китеп, һаман ул сөйләгәннәрне тыңлап тора микән мәчет янында?.. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә