МӨКЕ’РТ-МӨКЕРТ иярт. Ашыкмыйча гына нәрсә дә булса чәйнәгәндә, бер ритмга кимергәндә ишетелә торган тавышны белдерә (гадәттә хайваннар тур.); кетер-кетер. Ята торгач, араннан ап-ачык булып атның башак ашавы колакка чалынды: «Мөкерт-мөкерт, мөкерт-мөкерт...» Г.Бәширов. Ләкин бердәнбер транспорт – ат – туарулы, знай, чирәм кимерә, мөкерт-мөкерт китерә, башында йөгәне дә юк, янына килергә куркырсың. М.Мәһдиев |