МӨКӘММӘЛЛЕК и. Мөкәммәл булу, камил булу, тулылык. Тагын да кызыгы, рәхәте: аннары инде башны янтайта төшеп, көзгедән үз-үзеңә карап, төс-кыяфәтеңне бәялисең, тышкы мөкәммәллегеңә күңелдә эчке бер ышаныч ныгытасың. Р.Низамиев. Олуг фикер, мөкәммәллек җиңел тумыйдыр шул! Р.Әхмәтҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә