МӨКӘММӘЛ с. гар. кит. 1. Камил, тулы; кимчелексез. Җилкәсенә ташып төшкән куе кара чәчле, буй-сыны, бите-йөзе белән мөкәммәл чибәр туташ Зәйнәб – Казан дәүләт университетының медицина факультеты студенты. Р.Низамиев. Ханбикәнең күркәм килеш-килбәте дә, мөкәммәл буй-сыны да, чибәрлеге дә күзенә чалынмады. М.Әмирханов 2. рәв. мәгъ. Тулы итеп, камил рәвештә. Матур иренле кечкенә авызына ялтырап торган ап-ак тешләрен, алсу тырнаклы килешле бармакларын – барысын да тигез, мөкәммәл итеп биргән иде Саниягә табигать. А.Гыйләҗев. Әниебез аның мөкәммәл рәвештә инглиз, немец, гарәп һәм фарсы телләрен белүен ассызыклый торган иде. Шәһри Казан 3. хәб. сүз. Камил, җитешкән, тулы булу турында. Ашамак, эчмәк – мөкәммәл, малы бик күп. Г.Исхакый. Бибиҗамал апаның күңеле хуш, кәефе мөкәммәл иде. Ш.Хөсәенов |