МӨКАТДӘС с. гар. Изге; хөрмәт ителгән, мөһим; кагылгысыз булган. Ә Күк ул – Раббыбыз галәмнәр белән идарә итә торган бөек һәм серле, илаһи һәм мөкатдәс көч. Т.Галиуллин. Я, шушы мөкатдәс сүзләр, әткәң-әнкәңне зурлаган бу юлларның кемгә ни зыяны булды икән? Р.Низамиев. Үткен-зирәк каләме очыннан тамган мөкатдәс фикерле Миргазыян Юнысның суга эчкерсез табынуы әрсез күзләрдән тирән яшерелгән мәҗүси горурлыгы иде. М.Галиев |