МӨҖАВИР и. гар. 1) Берәр изгенең, әүлияның төрбәсен яки каберен карап, тәртиптә тотып, шуның янындагы хөҗрәдә яки мәчеттә яшәүче кеше. Ягъни бу мөҗавир бер байдан Екатерина патшабикә бастырган йөзлек акча өмет итеп, бары тик егерме бишне генә ала алган икән дә, шуңа канәгатьсез булып, садака бирүчене хурлап йөри икән. Р.Батулла. Берара аның каберендә шагыйрь Мөхәммәдьяр да мөҗавир булып тора. Х.Миңнегулов

2) Туган җиреннән, йортыннан ваз кичеп, вакытын Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә гыйбадәт белән үткәрүче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә