МӨДИР и. гар. Нинди дә булса оешма, учреждение, бүлек белән идарә итүче. Ферма мөдире аксак Хәйри кырыс булса да, хатын-кызның иртә-кичен яртышар литр сөт алып кайтуына каршы килмәде. Р.Шәфигуллин. Мөдир алдында абруе зур булу өстенә, соклангыч чибәрлегенә дә аркалана булыр. Х.Камалов. Ә бит тавыш бирә-нитә калса, кафедра мөдире, үз ягы теләгән сан ким чыкса да, гаепне махсус рәвештә Рафиягә ташлаган булыр иде. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә