МӨДӘРРИСЛЕК и. Мөдәррис булу; мөдәррис вазифасы, хезмәте. Шулай да Мөбахис мәзингә тыкшынырга аның хакы бар, Троицк мәдрәсәсендә мөдәррислек вазифасын башкарган чагыннан бирле белә ул аны. С.Поварисов. Әмма Бохара гыйлеменә ия, киң карашлы Хөсәен хәзрәт имамлык вә мөдәррислек белән генә канәгатьләнмәгән. Р.Әмирханов. – Өргәнечтә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррислек итә [Гали углан], – диде әмир Хаҗи һаман бер ноктага караган рәвештә. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә