МӨДӘРРИС и. гар. Мәдрәсәдә өлкән укытучы. Шул заманның дин галимнәре һәм мөдәррисләр дини мәсьәләләрне чишкәндә фәнни белемне инкяр итсәләр, ул [Мәрҗани] дин белән фәннең тыныч янәшә яши алуын исбатларга омтыла. А.Юзиев. [Садретдин] 1885 елда имам хатыйб, мөдәррис дәрәҗәсе алып, Петербург мәчетендә эшли башлый. Т.Биктимерова. Мәгълүм булганча, Г.Баруди атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсен оештырып, шунда 35 елга якын мөдәррис булган. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә