МӨГРӘ’Ү ф. 1) Сыер, буйвол, сарык кебек хайваннар кычкыруы турында. Елга буеннан исә балыкчы картның ишкәк чупылдатканы, авылдан чыгып барган сыер-сарыкларның мөгрәү авазлары ишетелә... Р.Низамиев. Кайдадыр этләр өрде, сыерлар мөгрәде, дөнья тәшвишле, хәвефле авазлар белән тулды. А.Гыйләҗев

2) күч. кимс. Сузып-сузып, аңлаешсыз авазлар чыгарып калын тавыш белән сөйләү. Мин әйтергә икеләнеп торганда, Фәтхи: – Здоров, – дип мөгрәде. А.Таһиров. – Ыһы!.. – дип мөгрәде Бөкерле рәисе. Ф.Баттал

Мөгрәп алу Аз гына мөгрәү. Кисәк Маратның беләгеннән эләктереп алды да итләч иреннәрен битенә терәп диярлек мөгрәп алды: – Кем таныштырды соң сезләрне? Ф.Сафин. --- шәрә Леонның муенына кунган миннек яфрагын алып ташлап, «Туган авылым», «Күбәләк» җырларын мөгрәп ала иде [Радмир]. Х.Мөдәррисова

Мөгрәп җибәрү Мөгри башлау. Авылга килеп керүгә бозау бар көченә мөгрәп җибәргән. Әкият

Мөгрәп йөрү Озак вакыт дәвамында мөгрәү

Мөгрәп кую Бер тапкыр мөгрәү. Монда һәммә җан иясе үз гамендә... Көр сыерның мөгрәп куюы... М.Гали. Ни гаҗәп, аларга барча этләр кушылды, абзарда сыер мөгрәп куйды, саташкан әтәч кычкырып җибәрде. М.Әмирханов. Аңарга [чыбыркы тавышына] җавап итеп, «нигә рәнҗетәсең инде» дигәндәй, сузып-сузып, кемнеңдер сыеры мөгрәп куйды. Р.Мөхәммәдиев

Мөгрәп тору Озак вакыт дәвамында мөгрәү. Ә сыерларыңны ашаттым. Юклыгыңны белгертеп мөгрәп тормасыннар... Ф.Җамалетдинова

Мөгри башлау Мөгрәргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә