МӨГЕЗСЕЗ с. 1) Мөгезе булмаган. Читтәрәк кечерәк гәүдәле мөгезсез ана поши бу көрәшнең ни белән тәмамлануын көтә. И.Хуҗин // Мүкләк. Борын-борын заманда, кәҗәләр сакалсыз, песиләр мыексыз, үгезләр мөгезсез, маэмайлар койрыксыз чакта яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Ф.Яруллин. Туры юлдан көтүлеккә ашыкканда, читтәге көзлеккә тайпылган мөгезсез сыерларның артыннан йөгерми Нотфулла, аларны өрәңге саплы, алтыдан үрелгән, кыл койрыклы, биш колачлы чыбыркы куып тота, тәнгә тигән җирендә шартлый. К.Кәримов

2) күч. Бернәрсәне дә абайламыйча йөрүче, тупас, тәртипсез хәрәкәтле, саксыз кыланучы, тыйнаксыз кешегә карата әйтелә. Иртәгесен моның бүлмәсенә килеп керсәм, ул мөгезсез шофёрга чара күрергә кирәклеге турында телефоннан район эчке эшләр бүлеге начальнигы полковник Равил Гыйльмановка күрсәтмә биреп ята. Т.Нәҗмиев

Мөгезсез сыер кебек 1) Юлдагы кешеләрне, әйберләрне абайламыйча, игътибарга алмыйча, бәрелеп-сугылып баручы кешегә карата әйтелә. Теге чатта чак кына «Вольво»га бәрелми калдың, монысында мөгезсез сыер шикелле кызыл утка килеп кердең. Ә.Сафиуллин. Вак атласа да, бик җәһәт барган Бибинурның итәгенә тагылганнар да мөгезсез сыер кебек баралар да баралар. А.Гыйләҗев; 2) Гомумән әрсез, мәгънәсез, әдәпсез кешегә карата кимсетеп әйтелә. Мөгезсез сыерлар сыман, медицина институтына барып кермәкче булдылар. Р.Мулланурова. Мөгезсез тәкә кебек к. мөгезсез сыер кебек. Оятсыз егет мөгезсез тәкә кебек. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә