МӨГЕЗЛЕ с. 1) Мөгезе булган. – Ә монысы – мөгезле әкәм-төкәм, безнең бакча артындагы яссы таш тирәсенә җыела алар нишләптер, – дип, сүзне бик тиз ялгап китте Мәдинә. Г.Якупова. Ун миллионнарча куй, мөгезле эре хайван асраган Казахстанның башкаласы Алма-Ата кибетләрендә ит юк, аның өчен казах дуслар да Мәскәүгә оча икән… М.Әхмәтҗанов. Кәҗә – мөгезле хайван. Алар дәррәү килеп, мөгезләрен терәп, түгәрәкләнеп басалар. М.Хәбибуллин

2) күч. Гадәти булмаган, үзенчәлекле, аерылып торган. Кискәнгә карап «мөгез»леләр үсми тормый. Ш.Галиев. Офицерлыкка мөгезле кешеләр генә укыймыни? Ф.Яруллин. Фәнзия дә җавапсыз калмады: – Һе, сиңа ничек ир табасың, тегенди-мондый гына ярамый, сиңа бит мөгезле булсын. Казан утлары

3) күч. Хатыны хыянәт иткән, хатыны тарафыннан алданган (ир кеше тур.). Һәр ир-ат гомерендә бер булса да мөгезле була торгандыр. Т.Галиуллин. Бозау түгел, ә мөгезле ир! Р.Камал

Мөгезле түгел Башкалар кебек үк, артык җире юк, әллә кем түгел. Бу фани дөньяда берәү дә мөгезле түгел. М.Мәһдиев. Мөгезле кешеләр түгел инде, менә синең белән минем кебек кешеләр ала. Г.Афзал. Мөгезле түгел икәнен үз күзләре белән күргәч, күңелләре төшкәндәй булды. Язучы дигәннәре гап-гади икән: елмая, шаяра, сөйләшә ---. К.Латыйп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә