МӨГЕЗБОРЫН и. зоол. 1) Тактояклылар семьялыгыннан Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә яши торган, танавы өстендә бер яки ике мөгезе булган коры җир хайваны; кәркәдән; русчасы: носорог. Маңгаенда мөгезборын сөзгән җәрәхәт эзе ярылып ята икән. Р.Сәгъди. Алар ул мәгарәгә йонлач мамонтлар, мөгезборын, кыргый ат, хәтта озын кеше рәсемнәре дә ясап калдырганнар... Ф.Бәйрәмова. Мөгезенә, Мөгезборын Борынына Килеп кунган Озынборын. Р.Миңнуллин

2) Пластинкамыеклылар семьялыгыннан коңгырт-көрән төстәге, ата затларның маңгаенда артка бөгелгән озын мөгезе, аркасының алгы өлешендә өч тешле аркылы калкулыгы булган коңгыз; русчасы: жук-носорог

3) Мөгезборын кошлар семьялыгыннан аска таба бөгелеп торган озын томшыклы, Африканың дымлы тропик урманнарында, Тын һәм Һинд океан утрауларында яшәүче зур кош



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә