МӨГЕЗ и. 1. 1) Кайбер хайваннарның башында була торган сөякчел каты үсенте. Ул аның каршына башын сузып килгән сыерның мөгез астын кашыды. Ә.Еники. Ләкин Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми интектерә. Н.Әхмәдиев. Мөгезе күлмәк эченә кереп калып, ычкындыра алмый, җиргә шап-шап сугып, сыер әнине урам буйлап өстерәп алып китә. Н.Мөхибуллин 2) Кайбер кош, бөҗәк һ.б.ш.ларның башларында тырпаеп торган үсенте. Безнең тугай күлләренә кыр үрдәкләре килә, сазлыклырак түмгәкле урыннарга тәкәрлекләр килә – ефәк «мөгезле», нечкә тәпиле бик нәфис кош. Ә.Еники 3) Хайваннар башындагы сөякчел каты үсентеләрнең көнкүреш кирәк-яраклары яки сәнгать әсәрләре ясаганда кулланыла торган төрләре 4) муз. Очы киңәебрәк килгән кәкре торба формасындагы музыка уен коралы яки сигнал бирә торган җайланма; русчасы: рожок. Аны җентекләп өйрәнүче галим B.Радлов сорнай, мөгез, быргы, нәкара, кубыз, тумбыр кебек инструментларга аңлатма бирә. И.Гафаров. Егет кулындагы мөгезне авызына куеп: «Тыңлагыз, тыңлагыз, табигать патшасының фәрманы бар!» – ди. Ф.Зарипова. Мәсәлән, көпшә курай, нугай курай, куш курай, күч курай, камыл курай, сорнай, көтүче сорнае, мөгез, музикән, таш сыбызгы, быргы, кыңгырау, дөмбри һ.б. уен кораллары булган. М.Макаров 5) күч. Мөгезгә (1 мәгъ.) охшаш, мөгезне хәтерләтә торган әйбер. Ләкин шул чак тукталышка, озын мөгезләрен тырпайтып, бер ялкау троллейбус килеп туктады һәм, егетебезне үз куенына тартып алып, ыңгыраша-ыңгыраша күздән югалды. Р.Габделхакова. – Синең китәсеңне ишеттем дә олы юлга очтым гына, – диде егет, кыр якка мөгезен тырпайтып торган мотоциклына ымлап. Ф.Җамалетдинова. Үзара ызгышып-янашып күпмедер тартышканнан соң, ниһаять, патрон тутырылган өч «мөгезе» белән бер автомат һәм илле мең сум акчага килешеп, юлны ачарга булдылар. Р.Мирхәйдәров 6) күч. Бәрелү, сугылудан маңгайга, башка чыккан шеш. Гәрәй абзый икенче мөгезен дә уып куйды... А.Фәлах 7) күч. Берәр кыек эш-гамәлнең көтелмәгән нәтиҗәсе. Бу «мөгез» соңрак аның тормышында зур үзгәрешләр китереп чыгарырга сәбәпче булды. Р.Сәгъди. Үзе чыгарган мөгез. З.Дәүләтов 2. с. мәгъ. 1) Тере организмнарда: яклау функциясен үти торган сөякчел тукымадан гыйбарәт (өлеш, әгъза тур). Кәлтәнең тиресе мөгез катлау белән капланган. Зоология 2) Хайваннарның башында була торган каты сөякчел үсентедән эшләнгән. Куеныннан мөгез бокал алып, Чиста спирт сала туп-тулы, Печән төйи атка ике Батыр, Онытыла аяк юклыгы. Р.Батталов. Дары һәм пулялар махсус мөгез савытта – сеңрәндә йөртелгән. Р.Әхмәтьянов ◊ Мөгезен сындыру Кемне дә булса тынычландыру, ярсуын басу яки кимсетеп буйсындыру. Мөгез кую Хыянәт итү; ир яки хатын өстеннән йөрү. Кайтып чишенде дә әнигә: – Син миңа тагын бер мөгез куйдың, әйеме? – диде. Э.Шәрифуллина. Фәлән ханым иренә мөгез куймыймы? Г.Әпсәләмов. Мөгез үсмәс Берни булмас, түзәр. Балыкка бармый калганнан гына иптәшләреңнең дә маңгаена мөгез үсмәс. В.Нуруллин. Мөгез чыгару Юк-бар нәрсәләр уйлап чыгару яки кирәкмәгән нәрсә эшләп ташлау. – Хаҗиәхмәт бакчасы бик ерак, умарталарың быелга иске урында торсын, – диде әти. – Гел мөгез чыгарырга гына йөрисең. Ф.Яруллин. Адым саен бер мөгез чыгара иде ул. Г.Гыйльманов. Мөгез чыгу 1) Бәрелеп, сугылып, егылып яки башка сәбәптән маңгай шешеп чыгу; 2) шаярт. Зур дәрәҗәгә ирешү; 3) Ниндидер кызык, үзенчәлекле хәл булу. Марсель катнашкан җирдә мәзәк булмаса да, мөгез чыкмый калмас. Т.Галиуллин. Мин юкта берәр мөгез чыгып куймаса ярый инде... В.Нуруллин |