МӨГАМӘЛӘ и. гар. 1) Халык белән эш күрү, башкаларга карата үз-үзен тоту. Анасын да, атасын да, араларындагы мөгамәлә вә мөнәсәбәтне дә яхшы аңлый. Г.Ибраһимов. Ярый әле бәхетемә күрә авылда туып-үскәнмен, шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләрнең сөйләшүен, хәрәкәтен, үзара мөгамәләсен каныма сеңдергән булганмын. Ә.Шакиров 2) Кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәте; бер-берсе белән аралашуы. Театрда мөгамәлә гаиләдәгедәй искиткеч җылы. Д.Гыймранова. Нәсимәгә карата да авыл халкының мөгамәләсе чак кына салкынайды, моны ул әлегә үзе генә сизә, әмма укытучы башың белән андый карашны тою бик читен. З.Хәким |