МӨГАЛЛИМЛЕК и. Мөгаллим булу; мөгаллим вазифасы, хезмәте. Себердә мин мәктәп ачмасам, минем мөгаллимлегемә сигез ел тулмаса, минем бертөрле кыйммәтем булмас идемени?.. Г.Исхакый. Ниһаять, әтисенең Мөгаллим дигән исемен аклап, мөгаллимлек итүгә күбрәк вакытын сарыф итү, үз шәкертләрен тәрбияләү, яшь галимнәрне үстерү мөмкинлеге, кыскасы, фәнгә һәм фикер алгарышына хезмәт итү мөмкинлеге артты... М.Вәлиев. Бай фәнни һәм педагогик тәҗрибә туплаган галим [Р.Фәхретдин] үзенең мөгаллимлек һөнәрен яңартып җибәрә ---. Ә.Хәйри |