МӨГАЛЛИМӘЛЕК и. Мөгаллимә булу, мөгаллимә вазифасы, хезмәте. Өч еллык мөгаллимәлек тормышымда сезнең кебек мөгаллимне мин беренче күрәм! Г.Исхакый. Аның әбисенең әнисе – карт әбисе – узган гасыр башында Урта Азиягә мөгаллимәлеккә чыгып киткән яшь татар кызы – шунда бер үзбәккә кияүгә чыгып төпләнеп калган Казан арты татары. З.Хөснияр. Остабикәсендә мөгаллимәлек шөһрәте күренеп үк тора. С.Поварисов |