МӨГАЛЛИМ и. гар. Укытучы; гыйлем бирүче. Очрашуның көтмәгәндә генә шундый нәтиҗә белән тәмамлануыннан күңеле нечкәргән мөгаллимнәр, оялган карашларын идәнгә юнәлтеп, яшьләрен сөрттеләр. А.Хәлим. Җиңел сөякле, җитеш кеше булып чыкты яңа мөгаллим. Т.Мөбарәков. Буадан Казанга кайтып төшү белән, Шиһаб атлы мөгаллим «Болгар» номерларының берсенә урнаша. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә