МӨГА’ЕН мод. сүз. гар. Нәрсә турында булса чамалап, фараз итеп сөйләгәндә кулланыла: ахрысы, булса кирәк, шулайрак кебек күренә. Мөгаен, энҗе җыючыларны алып кайталардыр. И.Хуҗин. Ә менә айга менә торган баскычны кайчан да бер уйлап табарлар, мөгаен. Р.Низамиев. Сезнең хөрмәткә лаеклы кеше икәнегезне, мөгаен, югары урындагылар да беләдер, ә шулай да иң кирәк чакта сезне ялгыз калдырдылар. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә