МӨБАРӘК с. гар. 1) Кадерле, хөрмәтле; бәрәкәтле. Мөбарәк рамазан ае якынлаша. Ш.Камал. Әй Раббым! Мине мөбарәк урынга урнаштыр. Син бит – урнаштыручыларның иң хәерлесе. Р.Низамиев

2) Бәхетле; хәерле, котлы. Син баш бухгалтер янына мөбарәк тәпиләрең белән үзең менеп әйт әле, ул безгә акча җибәрсен, күп җибәрсен, ул секретарь кешенең сүзен тыңлар, бәлки. Г.Афзал. Әй мөбарәк бүген бәйрәмебез, Түп-түгәрәк безнең җыеныбыз!.. Р.Миңнуллин. Бәйрәмнәр – Мөбарәк, Түрәләр – Түгәрәк! Р.Мәннан

3) Изге, мөкатдәс. Ухуд сугышында кәферләр мөбарәк йөзен җәрәхәтләп, тешен сындыргач ---. Ш.Шәрәф. Тегеләрнең һәркайсы керә дә лып итеп тезләнә, мүкәйләп кенә барып, ишанның мөбарәк кулына авызын тидереп ала, акчасын чыгарып сала һәм, ишанга ияреп дога кыла да, артын-артын гына ишеккә таба чигенә. Ә.Еники

Мөбарәк булсын Котлы булсын. Кайтуыгыз мөбарәк булсын, танышыйк, алайса. Минем исемем Морат. Н.Әхмәдиев. Елмаюлар балкып торсын, Бәйрәм мөбарәк булсын! Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә