МӨӘННӘС и. гар. 1. 1) иск. Хатын-кыз җенесе. Кешедән кайчагында шундый бала туа: ул мөзәккәр дә булмый, мөәннәс тә булмый. Җ.Зәйнуллин. Борчыла: шушындый түм-түгәрәк чибәр бала әнисе ишегеннән якты дөньяга аяклап килде дә мөәннәс затыннан туа торган башка нәниләр кебек яхшылап елап та тормады. Р.Сибат

2) лингв. Кайбер телләрдә исемнәрнең хатын-кыз җенесенә нисбәт ителеп, төрләнештә аерым парадигма белән характерлана торган грамматик җенес төре

2. с. мәгъ. Шул грамматик җенес төренә караган. Гарәп телендәге мөәннәс исемнәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә