МОШЕ’ННИК и. рус 1) Үз мәнфәгате өчен башкаларны алдаучы намуссыз кеше, алдакчы. Һәм еш кына әнә шундыйлар беренче очраган ришвәтче, алдакчы яки мошенникның корбанына әйләнәләр. Ф.Латыйфи. [Исрафилов:] Кара син аларны, мошенникларны! Г.Ахунов. Югыйсә башкаларга бөтенләй ышаныч юк: мошенник өстендә мошенник... А.Хәлим 2) тирг. Тәртип бозучы, ниндидер канәгатьсезлек китерә торган эш эшләүче кеше. – Ник монда чәчәкләр өзеп йөрисең, мошенник малай! – дип, колагымны борып куып җибәрде [бай абзый]. М.Гафури. Ул мошенник каракларны Казематка ябарбыз. Т.Гыйззәт. Мошенник булып чыкты бит Безнең саклык кассасы. Т.Миңнуллин |