МОХТАҖЛЫК и. 1) Мохтаҗ (1 мәгъ.) булу. Ялкаулык – мохтаҗлыкның ачкычы. Мәкаль. Мохтаҗлыкның ни икәнен китап аша түгел, үз башыннан кичергәнгә күрә белә [Гайнан]. М.Насыйбуллин. Менә нефтьне генә алыйк. Аны сатудан кергән акчаны һәр кешегә тигез итеп бүлеп бирсәк, безнең халык мохтаҗлыкның ни икәнен дә белмәс иде. Р.Габделхакова 2) Ярлылык, фәкыйрьлек 3) Аерым бер мәсьәләдә, өлкәдә, юнәлештә нәрсәгә дә булса ихтыяҗ. Кемгә кирәк алтмыш биш яшьлек картның казынулары? Гомумән, татар әдәбиятына мохтаҗлык калдымыни?.. А.Гыйләҗев. Иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрнең чишелеше шәригатьтә әйтелгән, һәм аларны яңача күзаллауга мохтаҗлык юк. А.Юзиев |