МОХТАҖ с. гар. 1. 1) Нәрсәгә дә булса ихтыяҗ, кирәклек тойган, кирәксенгән. Ләкин мохтаҗ заман өчен икенче ягын да онытырга ярамый фатир кертүнең: ат аунаган җирдә төге калган кебек, бу хезмәтләре өчен кунып чыгучылар да буш итми, колхоздан да тама. Н.Әхмәдиев. --- Шәфика үзен янә бик кечкенә, ярдәмгә мохтаҗ җан ияседәй хис итте ---. М.Маликова. Иң авыр, мохтаҗ көннәрендә дә Гөлкәй миңа берни хәбәр итмәгән, ярдәм сорамаган. Р.Габделхакова 2) Тормыш шартлары канәгатьләнерлек, кереме җитәрлек дәрәҗәдә булмаган; ярлы, фәкыйрь, юксыл (кеше тур.) 2. и. мәгъ. Ярлы, фәкыйрь, нәрсәгә дә булса ихтыяҗы булган кеше. Киелгән киемнәрне җыябыз да, тәртипкә китереп, бик арзан хакка, аяк ялы бәрабәренә дигәндәй, мохтаҗларга бирәбез. М.Маликова. Мохтаҗларга ярдәм итте, Кайгы тулы диңгез кичте [Гөлсем]. М.Жумабаев. Ул [Галишир Нәваи] үз дәүләтендә мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра, мохтаҗлар өчен хәйрия вәкыфлары оештыра. Р.Зәйдулла |