МОХИТ и. гар. 1) Тышкы тирәлек; тирә-юнь. «Җир бер генә ул...» Тирә-юнь мохитне саклау буенча Халыкара хезмәттәшлекнең девизы шундый. М.Хәсәнов. Тәүге кар соры мохитне акшарлап куйгач, Балантауның исеме җисеменә тач туры килде, авылдагы һәр куак, тал-тирәк балан агачына әверелеп чәчәк атты диярсең... К.Кәримов

2) Кеше яшәгән әйләнә-тирә; социаль тирәлек. Ләкин һәр ирекле үлем хөкем сөргән мохиткә, чордашларына, фикердәшләренә протест ул ---. А.Гыйләҗев. Аны [кешене] чолгап алган мохит тар, кешеләр – санаулы. Р.Кәрами

3) Һөнәр, яшь, белем, кызыксыну һ.б. яклары уртак булган җәмгыять, кешеләр төркеме (коллектив, тирәлек). Республика китапханәсенә директор булырга ризалашуын ул болай аңлатты: – Язучылар мохитеннән арынып, укучылар даирәсенә якынаерга уйладым. Р.Зәйдулла. Әдәби мохиттә генә түгел, «Аккош күле»ндә дә ызандаш булган язучыларның, холык-фигыль ягыннан һәм иҗат дәрәҗәсе белән нык аерылган тәкъдирдә дә, бер-берсен ныграк аңлавы, үз-якын итешүләре гаҗәпмени! М.Вәлиев

4) Билгеле бер җәмгыятьтә аерым кешеләр, аларга хас сыйфатлар һәм бер-берсенә мөнәсәбәтләре һ.б. тәэсирендә барлыкка килә торган «эчке сулыш», торыш, атмосфера. Табигый, мондый мохит эчендә үскән кызларыбызга безнең шикелле кара эшчеләр ошамый; алар безне тупас, рухсыз диләр. С.Җәлал. Әмма бина нинди генә гүзәл һәм мәһабәт булмасын, әгәр дә эчендә иҗат дәрте кайнамаса, чын артистлар, режиссёрлар һәм сәхнәдә үзенә бер мохит булдыра торган күп төрле һөнәр ияләре илһамланып эшләмәсә, ул театр булмый әле. М.Маликова. Хикмәте Хода, бүлниснең һавасын, мохитен үзгәртеп җибәрде бит әле бу Утлыкүз. В.Нуриев

5) Яшәү, тормыш шартлары. Шүрлектә Кытайда эшләнгән борынгы ташаяк савыт-саба, кувшинга охшаш савытлар... Мохит ярлы. Р.Батулла. Бу рәссам күңелсез, ямансу мохиттә үзе өчен ямьле, җанны җылыта торган почмак булдырган. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә