МОХЕР и. ингл. 1. Ангора кәҗәсенең мамыгы. Очсыздан гына мохер саттылар. Ватаным Татарстан

2. с. мәгъ. Шундый мамыктан, йоннан эшләнгән. [Гөлшат:] Мин сиңа менә дигән мохер шарф таптым. А.Хәсәнов. Мохер береткамны кыңгырайтып куям да, әфлисун төсендәге курткам белән бөтен вагонның күз явын алып, ишеккә юнәләм. Р.Рахман. Җилкәдә мохер шарф, аякта фин яисә югослав сапожкилары, --- өстә дә кыйммәтле кием ---. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә