МОТОЦИКЛ и. фр. Эчке янулы двигатель ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган, велосипедка охшаш ике яки өч тәгәрмәчле транспорт чарасы. Идарә яныннан арба таккан «Беларусь»лар, автомашиналар, мотоцикллар кузгалды. М.Мәһдиев. --- Читтәрәк бер-ике машина, мотоцикл күренә. Р.Кәрами. Фәһимә аның хәлләрен сорады, кич килеп утырырга чакырды, мотоцикл белән район үзәгенә танцыга барырбыз, диде. Ф.Садриев |