МОТОСПОРТ и. лат.-ингл. спорт Төрле шартларда мотоцикл белән иң яхшы идарә итүчене билгеләүдән гыйбарәт ярыш; мотоцикллар узышы. Воткинск шәһәреннән кечкенәдән мотоспорт белән кызыксынган, әмма техника алырга мөмкинлеге булмаган, инде үзләре эшләп мотоцикл алып, хәзер ярышларга килгән егетләрне дә очраттык. Х.Гайфуллина. Башкортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Нәзифә Кадыйрова бик дулкынланды: «Бүген мотоспорт ветераннарына ярдәм артык булмас иде», – диде ул. Г.Нәбиева |