МОТОРЧЫ и. Моторларны, двигательләрне ремонтлаучы, караучы, сүтеп җыючы эшче. Алар, ирләре янында булу өчен, кайсы матрос, кайсы моторчы булып эшләүчеләр яки җәйге ялларын якыннары янында үткәрергә килүчеләр, үзара гына әйткәндә, Нәзифәдән бераз көнләшәләр дә. С.Сабиров. Көймәдә бары тик өч кеше – капитан, моторчы һәм матрос кына эшли. Г.Галәметдин. Тәҗрибәле механизатор үзлектән моторчы һөнәрен дә үзләштергән, хәзер трактор двигательләренә җан өрә. Кызыл таң |