МОТОРЛЫ с. Моторы булган; мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган. Коймага моторлы велосипед һәм тәкә мөгезе сыман кәкрәеп килгән рульле спорт велосипеды сөялгән булыр. М.Галиев. Ян тәрәзәләрдән баксаң – язны көтеп кара шәүлә булып калган өнсез урман ишарәсе, арткы тәрәзәгә борылсаң, «Газель» уты күзгә төшә, алга карап барсаң, соры юлда фара нурларының туктаусыз эзләнүе машинаны агымга каршы ашкынган моторлы көймә кебек итә, башка каба. К.Кәримов. Яшь егеткә моторлы пычкы белән яки тракторда, автомашинада эшләве әйбәтрәк. Г.Әпсәләмов |