МОТОРЛАШТЫРУ ф. 1) Эш коралларын һ.б.ш.ны мотор белән эшли торган итеп ясау, көйләү

2) хәрби Моторлы машиналар белән тәэмин итү. Ул 1939 елда Сталин исемен йөртә торган «Кызыл Армияне механизацияләү һәм моторлаштыру» Хәрби Академиясен тәмамлый. Акъегет авылы тарихы

Моторлаштыра бару Аз-азлап, акрынлап моторлаштыру

Моторлаштырып бетерү Тулысынча, барысын да моторлаштыру

Моторлаштырып чыгу Һәрберсен аерым-аерым моторлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә