МОТОР и. лат. 1) Һәртөрле энергияне механик көчкә әйләндерә торган җайланма; двигатель. Ул [Нурислам Хәсәнов] 1959 елда Казанга килә, техник училищеда слесарь-ремонтчы һөнәренә өйрәнә һәм Казан моторлар төзү берләшмәсендә эшли башлый. И.Нуруллин. Элек аларда көчле дизельләр дөп-дөп эшләп утыралар иде. Хәзер – электр моторлары. Р.Кәрами

2) Транспорт чараларын хәрәкәткә китерә торган двигатель. Бары трассадан чапкан автобусның мотор гүләве генә ишетелә иде. Л.Шәех. Самолёт моторы күңелле генә гүли башлады. М.Насыйбуллин. Хәзерге иң куәтле тракторлар һәм «КамАЗ» кебек автомашиналарда дизель моторлары тора. Арзанлы һәм талымсыз моторлар. Кызыклар дөньясында

3) сөйл. Автомашина, такси. Гадәттә, шушы кибет каршында күп кеше мотор тота. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә