МО’ТО - лат. Кушма сүзләрдә түбәндәге мәгънәләрне белдерә торган беренче кисәк: 1) Моторлы (мәс., мототехника, мотобот, мотодрезина, мотокаток)

2) Моторлаштырылган, моторлы машиналар белән тәэмин ителгән (мәс., мотодивизия, мотоколонна). Аларга [машиналарга] яңа төзелгән мотобригада сугышчылары утырган. М.Хуҗин. Әүвәл бу часть штрафной батальон иде, хәзер техника өстәделәр дә мотомеханизм хәрби частена әверелде. Р.Кадыйров

3) Мотоциклларда, мотоциклетларда үткәрелә торган (мәс., мотоузыш, мотоспорт)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә