МО’ТЛАКАН рәв. гар. к. мотлака. Ә инде бераз үткен теллеләнгәннән соң, Габдулла җитди рәвештә: «Мин ул түгәрәккә йөреячәкмен, мотлакан йөреячәкмен, – диде, – тик лектор сыйфатында түгел, ә гади тыңлаучы сыйфатында». А.Расих. Хәтерли, күңеленнән, яттан хәтерли [Иркен ага] Исхакыйның оранын: «Алардан качмаска кирәк! --- Милләтемезне инкыйраздан коткарасымыз килсә, мотлакан урыс мәктәпләрендә уку тиеш!» А.Хәлим |