МОТЛАК I с. гар. 1. Бернинди шарт белән дә чикләнмәгән, бернигә дә бәйле булмаган, абсолют. Чыгарылучы яшь белгечләр өчен зур предприятиеләрдә мотлак квоталар кертү кирәк. Өмет

2. и. мәгъ. филос. Абсолют. Ләкин аң-белем үсешенең үзенчәлеге шундый ки, ул мәҗүси потка һәм түбән дәрәҗәле дини хорафатларга табынудан арына барып, мотлакка – югары рухка таба баруны китереп чыгара. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә