МОТИВЛАШТЫРУ ф. Нәрсәнең дә булса мотивларын китерү, нигезләү, дәлилләү. Хәзер әсәрдәге мотивлаштыру, ягъни «хикәянең җаны» җитенкерәмәүгә берничә мисал китерик. М.Хәсәнов. Ошбу карар әсәрдә юридик яктан да, сәнгатьлелек җәһәтеннән дә мотивлаштырылмаган, димәк, укучы моны кабул итә алмый. Ф.Хатипов

Мотивлаштырып бетерү Тулысынча мотивлаштыру. Автор үзен оста психолог итеп танытса да, геройларның үз-үзен тотышы, сөйләмнәре һәрвакыт та мотивлаштырып бетерелми. Ә.Закирҗанов

Мотивлаштырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә мотивлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә