МОТИВ и. фр. 1) Нинди дә булса эш-хәлнең сәбәбе, нигезе, алшарты. – Хатның язылу мотивы, болай булгач, безгә мәгълүм, – диделәр. Г.Ахунов. [Дунаев әлеге ике кешегә:] – Сез кичке заседаниегә килегез, шунда үзегезнең мотивларыгызны әйтерсез, – диде. Ш.Камал

2) Сәнгать әсәре сюжетының бер элементы; билгеле бер автор иҗатының (гомумән иҗади әсәрләрнең) төп темасы (тематикасы). Очрашу, аерылышу, кавышу, өмет, сагынып моңаю – Ә.Ерикәй поэзиясенең төп мотивлары. Т.Галиуллин. Үз халкыңа тугрылыклы булырга өндәү, азатлык өчен көрәш мотивлары бигрәк тә «Габделмән» поэмасында ачык куелган. А.Әхмәдуллин. Көчле кеше фаҗигасен күрсәтү мотивы язучының башка эпик әсәрләрендә дә лейтмотив булып сузылып бара. Д.Заһидуллина

3) Нәрсәнең дә булса нигезенә алынган үрнәк, сюжет. Яулар кичкән зур тарихлы халык без – биюдә башка мотив вә темалар табарга әллә кайчан вакыт. Э.Сираҗи. Айдар [Хисамов] лирик мотивларны сурәттә чагылдырганда беренче планны нечкәләп эшләүчән, андый чакта аның буяулары йомшак һәм нәфис була. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә