МОТЕЛЬ и. ингл. Олы юл өстендә урнашкан, юлчыларга ашау, юыну, төн кунып чыгу мөмкинлекләре булган кечкенә һәм башкаларга караганда арзанлырак кунакханә. Шулай ук мотель, кунакханә, шәхси фатирларда торырга, вакытлыча эшкә урнашырга теләк белдерергә, шәһәр оешма-учреждениеләрен карап йөрергә мөмкиннәр. Шәһри Казан. «Диверсант»лар арендага автотранспорт алып торырга, кунакханә, мотель, вакытлыча алып торылган фатирларда яшәргә, эшче мигрантлар сыйфатында эшкә урнашырга, төрле сәбәпләр белән туристлык фирмаларына, агентлыкларга, учреждениеләргә керергә мөмкин. Хезмәт даны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә